Болактагы Яшьләр театрында ГТХМ хезмәткәрләренең балаларын Яңа Ел кәефе, сюрпризлар һәм күп шатлык көтте. Ә Яңа ел могҗизасы сыйфатында балаларга әкияти спектакль һәм ГТХМның «112 ашыгыч хезмәтләрен чакыру» номеры белән кул беләзекләре бүләк иттеләр.
Барлык балалар да үз урыннарына утырганда ут сүнде, тамашачылар да кечкенә Дашаның бүлмәсенә күчтеләр. Ул Яңа елга әзерләнә. Даша Кыш Бабайга үз теләге турында хат язган, почта тартмасына салган һәм Яңа ел могҗизасы көтә. Яңа Елның иң төп тылсымы-нәни кыз бала Кыш бабайдан бүләк алу куркыныч астында калды. Әмма азакта Даша Кыш Бабайдан үз бүләген, фотоаппаратны тапты.
Ә спектакльдән соң нәни тамашачылар әти-әниләре белән бергә яңа ел спектакльләре геройлары белән фотога төштеләр.