ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25нче гимназия укучылары Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәгенә экскурсиягә чакырылды. Түбән Кама шәһәрендәге Янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге филиалы методисты Гүзәл Әхмәтова янгын саклау тарихын сөйләде.

4-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: эксплуатацияләнмәгән биналар-1 янгын, башка объектлар-5 янгын.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

4 нче декабрьдә 10.28 сәгатьтә Әлмәт районында Кәләй нефть күчерү станциясендә янгын булды.

Вакыйга урынына № 3 янгын рангы буенча Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының отрядлары чыкты.

Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының янгын сүндерүчеләрнең автомобиль паркы күбекле түшәү машинасы белән тулыланды (АПТ - 70), аны отряд өчен «ТАТНЕФТЬ – НЕФТЕХИМ» ИК ҖЧҖ сатып алды. Соңрак яңа автомобиль ТР буенча 1-ФЯХО № 57 янгын сүндерү-коткару бүлегенең хәрби исәбенә куелачак.

3-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-5 янгын, башка объектларда-4 янгын.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Түбән Кама янгынчысы смотр-конкурсның финал этабы вакытында «иң яхшы янгын саклау хезмәткәре» номинациясендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, ул куркынычсызлык һәм кешеләрне коткару тематикасы буенча «Созвездие мужества» X Бөтенроссия фестиваленең лауреаты булды.

Икенче ел рәттән «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иң яхшы каравыл башлыгы» титулын Казанның 68 нче номерлы «Татарстан Республикасы буенча 7 нче Федераль янгынга каршы отрядының» янгын-коткару бүлеге хезмәткәре эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Никита Семашкин яулады.

Бүген Хөкүмәт йортында көзге-кышкы янгын куркынычы чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән брифинг булды, анда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин катнашты.

Чистай шәһәренең 14 нче балалар бакчасы нәниләре ГТХМ формасындагы кунакны кызыксынып каршы алдылар. Чистай муниципаль районы буенча күзәтү эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Госман Гатин махсус балаларга ут белән уйнауның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын сөйләү өчен килде.

2-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 8 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-3 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар-1 янгын, башка объектлар-4 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International