11-нче февраль вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 27 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 1 янгынны сүндергән.
Татарстан Республикасында ел башыннан бирле янгын сүндерү һәм коткару бүлекчәләре 410 янгынга реакция белдергән, шул исәптән 285 очрак торак секторда булган, бу узган елның шул ук күрсәткечләреннән 23% ка артык (232 янгын). Россия ГТХМ хезмәткәрләренең оператив гамәлләре 79 кешене коткарырга мөмкинлек бирде. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы урынбасары, административ практика һәм сорау алу бүлеге башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Алексей Пашин хәбәр итте.
10-нчы февраль вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда һәм ишегалды корылмаларында-9 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Профилактик эш кысаларында Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Әлмәндәр авылын саклау буенча аерым пост бүлекчәсе командиры Галимов И.И. Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Әлмәндәр авылы торак пунктының мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе балалары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
9 февральдә 23.36 сәгатьтә Түбән Кама ш., Җиңүнең 30 еллыгы ур., 2/39, коридор тибындагы тугыз катлы йортта янгын чыкты.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче биш кеше өйдән мөстәкыйль чыккан.
9-нчы февраль вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән торак секторда-4 янгын, транспорт чарасы – 2 янгын, башка объектлар – 1 янгын.
Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Казан бүлеге базасында бакчачылык ширкәтләре рәисләре катнашында уртак киңәшмә узды, аның инициаторы Лаеш муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге булды. Район территориясендә бик күп бакча участоклары урнашкан.
8-нче февраль вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-6 янгын, башка объектларда – 4 янгын, транспорт чаралары – 2 янгын. Янгыннарда 1 кеше зыян күрде, 1 кеше коткарылды.
Түбән Камадан Ольга Кутергина, федераль янгынга каршы хезмәт отряды - Татарстан Республикасы буенча ДЯХ ФЯХ шартнамә бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы психологы Россия ГТХМ Ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең «Эчке дөнья» Бөтенроссия фотоконкурсында җиңү яулады. Аның кадры бөтен Россия ГТХМ психологларыннан йөздән артык эш арасыннан иң яхшысы дип саналды. Ольгага уңышка ирешергә шәһәребезнең табигать сөючеләр арасында популяр булган Кораб Агачлыгы истәлекле урыны – “Яшәү теләге булган нык агач” ярдәм итте.
7-нче февраль вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-7 янгын, транспорт чарасы – 1 янгын, башка объектлар – 1 янгын.