Балалар бакчасында профилактик әңгәмә

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Профилактик эш кысаларында Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Әлмәндәр авылын саклау буенча аерым пост бүлекчәсе командиры Галимов И.И. Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Әлмәндәр авылы торак пунктының мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе балалары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
         Балалар өчен аңлаешлы формада ул янгын килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты, шырпы, электр приборлары белән уйнарга ярамый, ә янгын чыккан очракта, өлкәннәр җитәкчелегендә бинадан тиз һәм оешкан төстә чыгып китәргә кирәк, дип аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International