ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

    Саклана торган объектта янгын вакытында нәтиҗәле эш итәргә, Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының янгын сүндерүчеләре планлы укыту-күнегү дәресләре ярдәм итә. Чираттагы укулар «Татнефть» ГАҖ төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе объектында узды.

    Зәй шәһәренең 4 нче мәктәбе базасында Зәй шәһәре һәм Зәй районы мәктәпләре укучылары арасында Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары беренчелегенә ярышлар тәмамланды. Әлеге чара Зәй муниципаль районы буенча күзәтү эш һәм профилактик эшләр бүлеге тарафыннан ЭКБ-88 янгын сүндерүчеләре һәм Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Татарстан региональ бүлекчәсе җәмәгатьчеләре белән берлектә үткәрелде.

2022 ел, 25 нче май вакыйгалары

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 13 янгынны сүндергән.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

    1 июньнән су объектларында муниципаль берәмлекләрдә җыелма мобиль патруль төркемнәре эшли башлаячак. Алар составына җирле үзидарә органнары вәкилләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан СКҖ хезмәткәрләре керәчәк. 

    Бүген дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Казан шәһәре Киров районының урман-парк зонасында узган ел ачылган «Восток» балалар сәламәтләндерү лагереның янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерде.

Александр Куренков Россия ГТХМ башлыгы итеп билгеләнде.
Владимир Путин «Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры турында» Указга кул куйды.

2022 ел, 24 нче май вакыйгалары

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән.


24
май, 2022 ел
сишәмбе

    Узган атнада Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалының федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре өстәл теннисы һәм баскетбол буенча шәһәр турнирларының дәрәҗәле трофейларын яуладылар.

    2022 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында министр урынбасары Р. Р. Гисмятов рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.

2022 ел, 23 нче май вакыйгалары

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 13 янгынны сүндергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International