25-нче август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 15 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 8 янгын, транспорт чарасы - 1 янгын, башка объектлар-6 янгын. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше коткарылган 1.
Кече үлчәмле суднолар хәрәкәтен тыю Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2020 елда «Җилкәнле спорт буенча "Милли җилкәнле лиганың II этабы" ярышларын үткәргәндә су объектларыннан файдалану турында» 24.08.2020 ел, № 725 карары нигезендә, 24-30 август көннәрендә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
24-нче август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 3 янгын, башка объектлар - 4 янгын.
Казан хакимияте ишегалларында янгын техникасы өчен тамга кую буенча Мәскәүнең уңышлы тәҗрибәсен үзләштерергә ниятли. Беренче ике Кызыл-Ак тамга Мәскәү районындагы Декабристлар урамы буенча 113 һәм 115 санлы йортлар подъездлары янында сынау проекты сыйфатында барлыкка килде.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КСДИ Үзәге базасында балаларның суда үз-үзен тотышын профилактикалау буенча шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс шартлары буенча малайлар һәм кызлар кесә телефонына гыйбрәтле ролик төшерергә һәм аны социаль челтәрләрдә интернет киңлекләрендә урнаштырырга тиешләр иде. Иң яхшы эшләр кулланучылар арасында онлайн-тавыш бирү режимында билгеләнде.
23-нче август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 13 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән торак секторда-5 янгын, башка объектлар – 7 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Бүген, 22 августта, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнендә, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМның барлык бүлекчәләрендә тантаналы рәвештә барлык шәхси составны җәлеп итеп, Россияның «триколор» күтәреләчәк.
18-31 август көннәрендә ТР Спорт министрлыгы һәм парус спорты федерациясе Казансу елгасы акваториясендә Миллениум күпереннән Кремль дамбасына кадәр "Милли Җилкәнле лиганың II этабы" премьер-дивизионының җилкәнле спорты буенча ярышлар үткәрә.
Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт Идарәсенең Түбән Кама филиалының укыту-тренировка полигонында хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланган газ-төтен саклау хезмәте звенолары арасында 42 нче республика ярышлары узды. Казан, Әлмәт, Яр Чаллы отрядлары ГДЗС икешәр звеносын үзләренең иң көчле бүлекләрен җибәрде. Түбән Кама отряды данын ЭКБ-35 һәм ЭКБ-90 янгын сүндерүчеләре яклады.
Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре үсеп килүче буын белән эшләүгә аерым игътибар бирә. Дәресләр кысаларында инспекторлар сабыйларга өйдә янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга һәм шырпы белән уйнаганда нинди куркыныч янаганын аңлаталар.