27-нче май вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 74 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 18 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-7 янгын, халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә – 1 янгын, склад биналарында һәм корылмаларда – 1 янгын, транспорт чарасында – 1 янгын, башка объектларда – 8 янгын.
Бүген кече көймәләр буенча дәүләт инспекторлары «Локомотив»шәһәр пляжына тикшерү белән килде. КСДИ хезмәткәрләре беренче эш итеп коткаручылар-җәмәгатьчеләрнең көн саен кизү торырга әзерлеген тикшерде. Барлык пляжлар да барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылырга тиеш – бу коткаручылар белән коткару посты, коткару җиһазлары, медицина пункты. Пляж, күпер чикләре билгеләнергә тиеш.
26-нчы май вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 5 янгын, башка объектлар – 3 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Бүген журналистлар катнашында Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Казанның Киров районы урман-парк зонасында урнашкан ике популяр балалар сәламәтләндерү лагерьларының янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре торак корпусларны, административ-хуҗалык биналарын һәм территорияне игътибар белән карап чыктылар. Автоматик янгын сигнализациясен тикшерделәр.
25-нче май вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 3 янгын, башка объектлар – 2 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Татарстанда һәр лагерьга дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре даими контроль өчен беркетеләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
24-нче май вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор – 5 янгын, башка объектлар – 4 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең 17 нче урта мәктәбендә рус теле дәресен көтмәгәндә Россия ГТХМ Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтү һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Равил Хөсәеновның визиты өзде. Ул күңелле миссия белән килде – Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 3 нче сыйныф укучысы Гатауллина Раксананы бүләкләү.
24-нче май вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 13 янгынны сүндергән, шул исәптән: шул исәптән торак секторда-1 янгын, административ биналарда – 1 янгын, сәүдә предприятиеләрендә – 1 янгын, башка объектларда – 6 янгын.
Россия ГТХМ 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган барлык теләүчеләрне "бергә коррупциягә каршы" Халыкара яшьләр социаль реклама конкурсында катнашырга чакыра.
Эшләр 2021 елның 1 октябренә кадәр ике номинациядә кабул ителә: Социаль плакат һәм социаль видеоролик.