ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2021 ел
җомга

 Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында Зәй районы уку йортларында 1-11 сыйныф укучылары өчен тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәресләр узды. Шулай ук ГТХМ хезмәткәрләре мәктәпләрдә гадәттән тыш хәл очрагында бинадан эвакуацияләү буенча практик күнегүләр үткәрделәр.

«Минзәлә ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбе»дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә көз бәйрәменә багышланган театральләштерелгән тамаша булып узды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40  тапкыр ярдәмгә чыккан. Алардан: ялган чакырулар буенча-19 тапкыр, юл-транспорт һәлакәте – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек – 4 тапкыр, чүп-чар сүндерү - 3 тапкыр, камыш сүндерх – 1 тапкыр.  Республика янгын сүндерүчеләре 14 янгынны сүндергән, шул исәптән кулланышта булмаган каралты – 1 янгын, торак секторда – 7 янгын, башка объектлар – 6 янгын. Янгында 6 кеше коткарылган.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының Түбән Кама бүлекчәсе килешү бүлекчәләре үз укыту-тренировка полигонында контроль-тикшерү янгын-тактик өйрәнүләр үткәрделәр. Алар өйрәнүләр өчен булган РВС-1000 нефть продуктларын саклау  резервуарында янгын сүндерделәр..

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Республика янгын сүндерүчеләре 15 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда  һәм каралты-курада – 6 янгын. Кызганычка каршы, 2 кеше һәлак булды.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе башланды. Иртәнге сәгать 6да штаб күнегүләре башлануга сигнал алынды һәм Гражданнар оборонасы планы нигезендә барлык дәрәҗәдәге  халыкны яклау  гамәлгә ашырылды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Алардан: ялган чакырулар буенча-13 тапкыр, юл-транспорт һәлакәте – 4 тапкыр,  кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында –  тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек – 9 тапкыр.  Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3 янгын, башка объектлар – 4 янгын.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында Зәй районы уку йортларында 1-11 сыйныф укучылары өчен тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәресләр узды. Шулай ук ГТХМ хезмәткәрләре мәктәпләрдә гадәттән тыш хәл очрагында бинадан эвакуацияләү буенча практик күнегүләр үткәрделәр.

Әлмәттә «Татарстан Республикасы буенча ФПС ГПС ның шартнамә бүлекчәләре идарәсе» ФДБУ Әлмәт филиалының 23 нче ФПС отряды территориясендә Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мәктәпләренең яшь янгын сүндерү дружиналары командалары арасында янгын –коткару спорты буенча ярышлар узды. Спорт ярышларында 5 команда катнашты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Алардан: ялган чакырулар буенча-12 тапкыр, юл-транспорт һәлакәте – 3 тапкыр,  кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек – 1 тапкыр.  Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 6 янгын, башка объектлар – 4 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International