Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 15 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда һәм каралты-курада – 6 янгын. Кызганычка каршы, 2 кеше һәлак булды.