Исегезгә төшерәбез, бу спорт төрендә илнең төп кышкы стартларын Казан инде бишенче тапкыр кабул итә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе спорт манежында киеренке көрәштә үз осталыкларын күрсәтергә әзер булган иң көчле спортчылар җыелды.
Бүген Татарстан җирендә, Россиянең спорт башкаласы Казанда янгын-коткару спорты буенча Кубокны ачу тантанасы узды.
Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы Лилия Писарева ирекле янгын күзәтчелеге хезмәткәре Любовь Асташина һәм янгын сүндерүче Виталий Гильдеев белән берлектә 4 нче сыйныф укучылары җыелган 6 нчы Зәй мәктәбенең актлар залында укучылар өчен укыту дәресе үткәрде.
2023 ел, 2 нче март вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 21 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 19 нчы Әлмәт мәктәбе дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «тормыш иминлеге нигезләре» буенча Бөтенроссия ачык дәресе кысаларында Әлмәт муниципаль районы буенча инспектор «янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темасына дәрес үткәрде.
2023 ел, 1 нче март вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 16 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 1 янгынны сүндергән.
Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен бәйрәм итүгә багышланган ачык дәресләр 1 мартта бөтен республика буенча мәгариф учреждениеләрендә узды.
Бүген ТИН буенча бөтенроссия дәресе кысаларында Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы балалар һәм яшүсмерләр арасында янгынга каршы белемнәрне пропагандалау максатыннан 8 нче мәктәптә янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр.
2023 ел, 28 нче февраль вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 26 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 4 янгынны сүндергән.
Бүген Татарстан Республикасы халкына үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген комплекслы тикшерү турында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов «Татмедиа»да брифинг барышында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларына сөйләде.