Профилактика эше кысаларында 7 төркем оештырылды, анда Федераль янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре, федераль дәүләт янгын күзәтчелеге, Эчке эшләр органнары, Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасыннан 30 кеше керде.
Практика күрсәткәнчә, язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле торак секторда янгыннар саны арта, шуңа күрә рейд барышында инспекторлар гражданнарга электр, электр-көнкүреш, газ һәм керосин приборларын, мичләрне төзек хәлдә тотарга һәм аларны эксплуатацияләгәндә саклык чараларын үтәргә киңәш биргәннәр.