ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Зәй районында ел башыннан 23 янгын булып, 4 кеше һәлак булды, 4 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләренә дучар булды, дип хәбәр итә дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәте.

Янгын чыгуның төп сәбәпләре – төртеп яндыру, мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү, ут белән саксыз эш (шул исәптән тәмәке тартканда) итү. Шунысын искәртик, өч очракның икесендә янып үлү тәмәке тартуга бәйле, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.



8
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Куйбыч сусаклагычында су тирәнлеге – 52,51м (узган елга караганда 144смга югары). Боз катламы тарлуы дәвам итә.

Түбән Кама сусаклагычында су 3смга төшкән.

Минзәлә, Карла һәм Улема елгаларында су ташулар башлануы көтелә.

Гомуми Республика сулыкларында су дәрәҗәсе нормадан артмаган.

Бүген иртән ТР коткаручылары аерылып киткән боз кисәгеннән 5 балыкчыны коткарган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәл Алексеевск бистәсеннән ерак түгел Кама елгасында булган.

Күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, балыкчылар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән һәм боз өстенә чыккан.

      Россия янгынчылыгының 365-еллыгы уңаеннан шундый девиз белән Бөтенроссия балалар һәм үсмерләр иҗаты конкурсы республика этабы узды. Эшләр алдагы номинацияләр буенча билгеләнде: сәнгать-сүрәтләү иҗаты, декоратив-гамәли иҗат һәм техник иҗат төрләре.

      23 янгын часте күзәтүе астында торучы «Татнефтегазпереработка» идарә итүче объектлары территориясендә газ һәм янгын чыгу турында хәбәр килү белән янгынчылар куркынычсызлыкны ликвидацияләү буенча эшкә керешә. Укулар мондый махсус куркыныч объектларда гадәти эш. Гадәттән тыш хәл чыгу очрагында объект хезмәткәрләре дә, янгынчылар да үз эшләрен төгәл белергә, тиз һәм оператив эш итәргә әзер булырга тиеш. Чираттагы укулар уңышлы үтте.

Татарстанның Әтнә муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының надзор эшчәнлеге бүлеге янгын вакытында кешеләр үлемен һәм травма алуны киметү , янгын чыккан очракта янгын машиналарының һәм махсус техниканың җәмәгать, административ һәм торак йорт биналарга тоткарлыксыз үтүен булдыру максатыннан махсус чаралар уздыра.  Бу уңайдан, Әтнә районы территориясендә янгын машиналарының йорт тирәсе территориясенә тоткарлыксыз узу, керү юлларына автоматик шлагбаумнар кую, янгын чыккан очракта махсус техника үтү өчен аларның оператив рәвештә блокировкадан алыну мөмкинлеген тикшерү өчен рейдлар узачак. Үтү юлларында тиешсез урында таләпләргә туры килмәгән шлагбаумнар яки транспорт чаралары куелган очракта гаеплеләргә карата административ чаралар күреләчәк.


      8 апрельдә 9.05 сәгатьтә “ТР Россия МЧС ГУ ЦУКС” ОДС ФКУ ярылган бозда калган 5 балыкчы турында хәбәр алды. Кисәтүләргә карамастан балыкчылар язгы бозга чыгуларын дәвам итә.  Алексеевское янгын гарнизоны оператив группасы ярдәме белән балыкчылар коткару көймәсендә ярга чыгарылды. Җәрәхәтләнүчеләр юк.

 

      ВИДЕО: http://www.youtube.com/watch?v=rz_HNWGs2hM&feature=youtu.be

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын.

Сәбәпләре: мичне  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 11 тапкыр.

      Кама Тамагы МР янында Идел елгасында боз ярылу нәтиҗәсендә ярдан өзелгән 2 балыкчы 13.35 сәгатьтә коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Урынга ПЧ-116 командасы һәм Буа шәһәре ГИМС һәм ЗПСО № 1 юнәлә. 


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

      Чираттагы янгын Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында шәхси торак йортта чыкты. Һәлакәт турында иртәнге сәгать 5 йорт яныннан үтеп барганда күрүче хәбәр итте. Урынга озакламыйча Кече Әтрәч ДПО килеп җитте. Ярты сәгать эчендә янгын сүндерелде. Җәрәхәтләнүчеләр юк. Йорт хуҗасына куркыныч янамый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International