ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан –  2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 9  янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын.  


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы җыелма төркеме 12 нче тапкыр гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына ия булган. Каты ярышуда Татарстанның гамәли янгын сүндерү осталары гомуми нәтиҗәдә җиңүне тартып ала һәм бу абруйлы бөтенрусия ярышларының җиңүче исемен үзенең артыннан саклап кала алган. Моннан башка, безнең төркем Кубок ярышы белән бер үк вакытта үткәрелгән Идел буе федераль округының кышкы чемпионатында тагын җиңгән.

Безнең спортчылар шундый югары нәтиҗәгә каты ярышта ирешкәннәр. Нәтиҗә буларак, Татарстан гамәлчеләре алтынчы урыннан беренче урынга менеп, әлегә өч лидер арасында тора. Шулай да бу көндә “Йөз метрлык киртәле полоса” дисциплинасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча хатын-кызлар һәм кызлар арасында ике югары казаныш куелган

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 4 янгын,  транспорт чарада – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ берләшкән коллегиясендә гражданнар оборонасының һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының территориаль система астының 2016 елдагы эше нәтиҗәләнгән. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашканнар.

Бүген гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына XIII Бөтенрусия ярышларының кадерле трофее өчен Идел буе һәм Үзәк Русиянең 24 регионының моңарчы булмаган сан – 450 дән артык катнашучылары, 26 төркеме ярыша башлаган. Бу турнир гадәттәгечә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында үтә. Ярышларның тантаналы ачылуында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан. Хөрмәтле кунаклар арасында Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Баш идарәсенең җитәкчелеге һәм башка рәсми шәхесләр.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ хезмәтләренең һәм бүлекләренең эшен нәтиҗәләүе үткән. Баш идарәсенең беренче башлыгы урынбасары Таһир Кәримуллин рәислегендә үткән утырышта алдагы юнәлешләр буенча идарә башлыкларының чыгышлары тыңланган: янгын сүндерү хезмәте, дәүләт янгын күзәтү, гражданнар оборонасы, су объектларында иминлек, мәгълүмат иминлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләр хәвефен кисәтү. Гомумән, 2016 ел нәтиҗәләре буенча эш уңышлы булган дип танылган.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Тәтештә “Коткару эшләре” компетенциясе буенча WorldSkills Russia-2017 “Яшь профессионаллар” Татарстан Республикасы региональ чемпионатының чикләрендә бүген ярышлар тәмамлана. Бүген Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжының студентлары, ягъни дүрт иң яхшы хәзерләнгән киләчәк коткаручылар төркеме, ике дисциплинада ярышканнар: юл-транспорт һәлакәтендә кысылган зыян күрүчене чыгару һәм янгын сүндерү автомобиленнән җәелдерү белән янгын эстафетасы.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кыш вакытында су объектларында иминлек тәэмин итү һәм халыкны белдерү максаты белән Татарстан Республикасының су объектларында боз калынлыгы һәм хәвефле урыннар турында мәгълүмат китерә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан –  1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын.  1 кеше һәлак булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International