ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 114 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  25 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 57 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада  – 1 янгын.

Кыска вакытлы җил каты исеп китүләр белән бәйле начар метеорологик күренешләр комплексы нәтиҗәсе буларак, Чирмешән муниципаль районында 13 бинаның һәм 21 торак йортның түбәсе ватылган. Гомумән, һәлакәт урынында хәл контроль астында. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләрне үткәрер өчен көчләр һәм чаралар җитәрлек. ТР РСЧС ның тартыла торган функциональ һәм территориаль система астының структуралары белән үзара эшләү тиешле дәрәҗәдә көйләнгән.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Чирмешәндә, Югары Чегодайда, Түбән Чегодайда, Урманасты Үтәмештә 3 май кичендә, сәгать бишләр тирәсендә булган өермә район үзәк больницасы поликлиникасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ашлык кабул итү предприятиесе, 21 шәхси йорт түбәсенең калайларын өлешчә куптарып ташлады, аларга һәм башка кайбер, тулаем 8 социаль объектка зур зыян салды. Җил больница янәшәсендәге йортның бер як кирпеч фронтонын да ишеп төшергән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге инициативасы белән Россия Федерациясе регионнарында халыкның ял итү өчен өештырылмаган урыннарда су объектларының ярларын чүп-чардан чистарту акциясе бара.  Татарстан Республикасында ГТХМ хезмәткәрләре катнашында узып баручы бу экологик акциясе республика сулыклары ярларында  санитар тәртип урнаштыру, гражданнарның  табигаткә сак караш һәм иҗтимагый активлыгын үстерү  өчен үткәрелә.

    Бөтенроссия "Чиста яр буе" акциясе кысаларында “Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС үзәге “ ФКУ территориаль бүлекчәләренең  кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекторлары  актив катнаша.  Алар сулыкларның  яр буе линиясен чистарту буенча чаралар үткәреләр. Булган мәгълүматларга караганда, 2017 елның 3 маена  кадәр республиканың 7 муниципаль районнарында 13 акция үткәрелгән ( Кама тамагы, Спас,  Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама, Лаеш районнарында һәм Яр Чаллы шәhәрендә).

    Акция  коену сезоны  башланганчы дәвам итәчәк.

 5 май көнне  сәгәт 12.00дә  Казан шәһәренең  "Түбән Заречье" пляжында һәм Киров дамбасына якын Казансу яр буенда,  9 май көнне  Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Назяр авылы янындагы Иж елгасының яр буенда  акция үткәрү планлаштырылган.

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 265 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  87 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 127 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 20 тапкыр.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 4 янгын, транспорт чарада  – 2 янгын.


2
май, 2017 ел
сишәмбе

 “Күпләп ял итү  урыннарында  халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, аларны коткару постлары белән җиһазландырырга,   ашыгыч ярдәм күрсәтү специалистларының кизү торуларын оештырырга кирәк "-  бу  теләкне  муниципаль районнары башлыклары адресына бүген узган ТР Хөкүмәте Йортында журналистлар өчен оештырылган брифингта  Татарстан  республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде. Узган брифингта республика  су объектларында куркынычсызлык һәм  кече үлчәмле  суднолар навигациясы  турындагы мәсьәлә каралды.

Юрий Венедиктов билгеләп үткәнчә, кайбер районнарда  җәмәгать коткару станциялары  инде булдырылган һәм алар ярдәмендә  халыкның суда куркынычсызлыгы проблемасын хәл итеп була.  Шуның белән бергә суда куркынычсызлыкны саклау   кешенең үзеннән дә тора.

Үзенең чыгышында Юрий Венедиктов, беренче чиратта, журналистларга ел башыннан су өстендәге булган hәләкәтләр  hәм суда hәләк булганнар  статистикасын җиткерде.  "Ел башыннан Татарстан Республикасы су объектларында теркәлгән (1 май аена  кадәр булган мәгълүматлар буенча):

 

- теркәлгән һәләкәтләр 9 ( былтыргы елның шул ук периодында–21) кимү 57%;

- үлгәннәр – 4 (былтыргы елның шул ук периодында– 11, шул исәптән 1 бала) кимү 63%;

- коткарылганнар 12 (былтыргы елның шул ук периодында – 15) кимү 20% тәшкил итә.

Тугыз һәләкәттән   дүрт очрагы  аз сыешлы суднолар белән булган. Ике кеше һәлак булган. 4 кешене эзләү оштырылган.

Шуннан соң Юрий Владимирович  журналистларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 24.06.2016 № 340  боерыгы белән расланган  ГИМС күзәтүендәге  аз сыешлы судноларның  Дәүләт теркәвенең  яңа Кагыйдәләре белән таныштырды.

Үзенең чыгышының соңында Юрий Венедиктов журналистларның сорауларына җавап биреп, Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы үткәрү чорында Казансу елгасында  аз сыешлы суднолар буенча дүрт көн  дәвамында  хәрәкәт чикләнәчәген искәртте.

Россия Янгын сагы көне уңаеннан Яр Чаллының янгын сүндерү hәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре  шәһәр Мэриясе бинасы янында янгын сүндерү  hәм коткару техникасының,   янгын сүндерү-техник җиһазларның күргәзмәсен өештырдылыр. 

  Ачык һавадагы экспозициядә  23 берәмлек махсус техника урнаштырылды. Алар турындагы тулырак мәгълүмәтне  экскурсовод ролен  үз өстенә алган гамәлдәге гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән белеп була иде.

 Кунакларга махсус автомобильләр, төп техника, янгын сүндерү цистерналары, баскычлар, ярдәм итүче  һәм оператив техника курсәтелде . Алар арасында яңа янгын сүндерү автомобиле тәкъдим ителде. Ул   исәпкә  2017 ел башында бастырылган иде, ә шулай да  ул   10 янгында булырга өлгерде.

“ Ел саен машиналар  6 меңгә якын  чыгу ясылар, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча 15 федераль янгынга каршы хезмәт отряды  башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Рөстәм Юмагулов. – Иң катлаулы янгыннарда   күп махсус техника катнаша, максималь саны – 12 берәмлек".

Күргәзмәгә урнаштырылган  җиhазлар  белән  мәктәп укучылары һәм студентлар актив кызыксындылар. Аларның заманча янгын сүндерү,  кешеләрне коткару техникасы hәм күп катлы биналарда чыккан янгын белән көрәшү турында тулырак мәгълүматне ишетү мөмкинлеге генә түгел,   ә теләсә кайсы махсус автомобильның кабинасына кереп  утырыу,  үз өстенә  янгын сүндерүчеләрнең формаларын киеп карау  мөмкинлеге дә бар иде.

  Экскурсия  вакыты тәмамлангач,   уникаль күргәзмәгә килүчеләргә кыр шартларында әзерләнгән ботканы авыз итү тәкъдим  ителде. Яр Чаллы янгын сүндерү  hәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре  тырышлыгы белән шәһәр халкы һәм янгын  белән көрәшүчеләр  өчен изге күңелле бәйрәм булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 290 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  94 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 164 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр.  Республикада  15 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 8 янгын, бакча йортында – 4 янгын.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

      Татарстан Республикасы  буенча Русия ГТХМ баш  идарәсенең үзәк аппараты шәхси составы гомумшәhәр шимбәлегенә  чыкты. Уртак тырышлык белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре идарә территориясын чуп-чардан җыештырдылар.

      Офицерлар һәм гражданлык хезмәткәрләре берничә сәгать эчендә ГТХМ буйсынуындагы биналар  тирәләрен, янгын сүндерү булекләрнең территоряларын, шулай ук барлык эчке ишегалларын  тәртипкә китерделәр. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 188 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  67 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 84 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.  Республикада  13 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 5 янгын, бакча йортында – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International