Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 28 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү аркасында –1 янгын.
Бүген коткаручылар Питрәч районы Кощаково урта мәктәбенең укучыларына болотоходта килгән. Гаять зур болотоход мәктәп капкасына кергәч үк, балалар аны бөтен ягыннан чолгап алган. ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткаручысы Дмитрий Корнилов мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәргән. Шулай да коткаручылар үзләре белән эшендә кулланыла торган төрле кирәк-яраклар һәм җиһазлар алган. Коткаручылар мондый дәресләрне еш үткәрә һәм балалар катнашу белән судагы һәлакәтләрне кисәтергә тырышалар.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкчелеге, Ветераннар советы һәм хезмәттәшләр чын күңелдән ССРБ гражданнар оборонасы гаскәрләренең ветераны полковник Вадим Константинович Линтварёвны 85 еллык юбилее белән тәбрикләгән. Ул озын вакыт 1974 елның февраленнән 1985 елның декабренә кадәр Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Гражданнар оборонасы штабының башында торган. Хезмәт еллары өчен “Янгында батырлык өчен” медале һәм башка 16 дәүләт һәм идарәчелек бүләкләре белән бүләкләнгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
4 апрельдә Биектау районы Каймар авылында әһәмиятле вакыйга булган – Крутояры авыл торагын янгыннардан саклау буенча ирекле янгын сүндерү төркеменең пост бинасы ачылган. Төркем барлыкка килү бервакытта да булмагандай актуаль. Аны ачуда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Кече көмәләр дәүләт инспекциясе үзәгенең башлыгы Игорь Савкин катнашканнар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 2 янгын.
Татарстан Республикасы буенча 15 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының Янгын сүндерү хезмәте ветераннары советы рәисе эчке хезмәт полковнигы Анатолий Рябов “Асылташ” балалар йортының балалары белән очрашкан. Бу очрашу “Янгын сүндерү хезмәтенең ветеранына хат яз” Русия ГТХМ социаль акция чикләрендә үткән. Анатолий Николаевич авыр, әмма шул ук вакытта кирәкле янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләгән.
Татарстан Республикасы буенча 8 нче федераль янгынга каршы хезмәтнең отряды янгынга каршы темага бала эшләре конкурсын бүлек корылуның 30 еллыгына багышлап оештырганнар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр сувенирлар, бүләкләр һәм дипломнар алган. 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге буенча экскурсия барлык балалар өчен бүләк булган. Балаларның бөтен эшләре 14 апрельдә, 8 нче отрядның 30 еллыгына багышланган танталы көнендә, Яшел Үзән музыка театрының колонналы залында күргәзмәгә куелачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
2017 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, яз һәм җәй вакытында югары дәрәҗәле янгыннар хәтәр сәбәпле, янгынга каршы махсус режим башлана. Татарстан Республикасы Премьер-министры туры килә торган Министрлар Кабинеты карарын имзалаган.