Татарстан Республикасы буенча 15 нче федераль янгынга каршы хезмәт отрядының Янгын сүндерү хезмәте ветераннары советы рәисе эчке хезмәт полковнигы Анатолий Рябов “Асылташ” балалар йортының балалары белән очрашкан. Бу очрашу “Янгын сүндерү хезмәтенең ветеранына хат яз” Русия ГТХМ социаль акция чикләрендә үткән. Анатолий Николаевич авыр, әмма шул ук вакытта кирәкле янгын сүндерүче һөнәре турында сөйләгән. Балаларга янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар эше турында фильм күрсәткәннәр. Ул беткәч, кадрлар һәм тәрбия эше бүлегенең инспекторы эчке хезмәт капитаны Александр Ильин балаларның сорауларына җаваплар биргән.