Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 8 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Бу хәл Яшел Үзән үзәге янындагы күлдә булган. 17 яшьлек мәктәп укучысы Егор Дубровин күлгә чумып, су астыннан 2-3 минут чыкмаган тугыз яшьләр тирәсендәге кыз баланы судан чыгарган. Ул, уйлап тормыйча, нәкъ киенгән килеш суга кереп киткән. Егорның әтисе кызны яр буена илтергә булышкан, беренче медицина ярдәмен күрстәергә башлаган. Ике минут эчендә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы килеп җиткән. Кызны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә илткәннәр. Икенче көндә үк табиблар баланы караганнан соң аның хәлен канәгатьле дип сынаганнар һәм өйгә җибәргәннәр.
Бүген Казанда IPO-R халыкара кагыйдәләре буенча Кинология расчетларының милли сынаулары башланган. Алар өч көн үтәчәк, бу вакыт эчендә Казаннан, Яр Чаллыдан, Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсе, Киров, Саровтан килгән профессиональ коткаручылар һәм иреклеләрдән торган 10 га якын кинология расчетлары көчләрен тикшерәчәк. Русия кинологларын Словения һәм Чехиядән килгән IRO халыкара коткаручы этләр оешмасының хөкемнәре сыныячак. Русия ГТХМ стандартлары буенча аттестация сынауларында ук кебек катнашучылар эшләрен техноген һәм табигый мохиттә шартлы зыян күрүчеләрне эзләү буенча күрсәтәчәк, шулай да тыңлаучанлык һәм җитезлеккә тикшерүне үтәчәк.
Red Bull Air Race авиацион идарә итү буенча дөнья чемпионатының этабы иртәгә 22 июльдә Казанда башланачак. Ә бүген ярышларның катнашучылары беренче күнекмә очулар үткәргән. Русия ГТХМ нан 41 кеше 8 суднда һәм 4 автотехника берәмлегендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итәчәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 1 янгын, торак секторда – 1янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Кадерле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең мәгълүматы буенча 20 июльдә көндез сәгать 11 дән сәгать 18 гә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урычны белән 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы җил исүләр белән яшенле яңгырлар көтелә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Йөзүне Татарстан башкаласына килүчеләр өчен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре, “Казаноргсинтез” бассейнының спорт йөзү мәктәбенең тренерлары, Казанның коткаручылары һәм ОСВОД вәкилләре оештырганнар. Квалификацияле титуллы тренерлар Татарстан Республикасының физик культураның атказанган эшчесе, уку-спорт эше буенча “Казаноргсинтез” йөзү бассейнының директоры урынбасары, йөзү буенча бөтенрусия категориясе хакиме Фәрид Галеев һәм Сербиядән туган иленә ял итәр өчен килгән йөзү тренеры Гүзәл Перович курсантларга йөзү төрләре техникасын яхшыртырга булышканнар.
Бүген төнге ике сәгать тирәсендә “01” хезмәт пультына Олы Карагука авылында янгын турында берьюлы ике хәбәр килгән. Элекке балалар бакчасының ташланган бинасы януы ачыкланган. Олы Карагука авылыннан 9 км арада урнашкан Олы Ключи авылының ирекле янгын сүндерүчеләре янгын урынына беренче булып килгән. Иреклеләрнең ярдәменә Раифа монастыренең аерым посты һәм Яшел Үзәннең 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең кизү расчетлары ашыгып килгән. Янгынны тиз җиңделәр. Чамалана торган сәбәп – билгеле булмаган шәхес утны саксыз кулланган.