Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 3 янгын.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 5 тапкыр чыктылар
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
14.08.2017 ел 01.43 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Пожарский урамы, йорт.
Бер катлы шәхси гаражда һәм машинада ут чыкты. Мәйданы 15 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1962 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
13.08.2017 ел 01.41 Түбән Кама МР, Кичуй елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 2000 елгы хатын – кыз мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге кыз сәрхуш хәлдә егете белән әрләшә. Суга сикерә һәм бата. Коткаручылар кызны, ярдан 2 м ераклыктан, 2 м тирәнлектән табалар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
13.08.2017 ел 07.05 Казан шәһәре, Идел елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1938 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир көймәдән төшеп бата. Фатиганең сәбәбе ачыклана.
13.08.2017 ел 19.58 Чистай шәһәре, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1972 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96