ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

The Deputy Minister for Civil Defense and Emergency Situations of the Republic of Tatarstan, Oleg Stepuschenko, told journalists about the role of 112-system in a complex of system of populations life safety provision.

Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы чикләрендә Татарстанның ирекле янгын сүндерү хезмәтенең хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Гамәли янгын сүндерү спорт федерациясе һәм Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны белән бергә Казан шәһәре мәктәпләренең яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары өчен гамәли янгын сүндерү спорт элментлары һәм янгын эстафетасы белән спорт ярышларын оештырганнар. Ярышларда барлыгы 22 мәктәп төркеме катнашты. Башта катнашучылар штурм баскычы белән өйрәнү манарасының икенче каттагы тәрәзәсенә менде. Аннан соң алар янгын эстафетасында катнашты. Барлык ярышлар нәтиҗәсе буенче гомуми төркем нәтиҗәдә Җиңүче кубогын 54 нче мәктәп төркеменә бирделәр.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, камылны сүндерергә – 1, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 2 янгынны сүндергән, шул исәптән торак сектор – 2. Кызганычка каршы, 1 кеше үлгән. 1 кеше зыян күргән.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Республиканың “Патриот” спорт, патриотизм һәм яшьләрне хәрби хезмәткә алу алдыннан өйрәтү үзәгенең бинасында янгын имитациясе авыр тормыш хәлләрендә “Үз-үзеңне саклау инстинкты” адаптация курсларында мәктәп укучыларын өч көн буе өйрәтүнең кульминациясе булды. Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләренең югары сыйныф укучылары шул үзәктә яшәп исән-сау калу нигезләрен өйрәнә иде. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең психологлары ашыгыч психологик ярдәм буенча лекция-практикум үткәргәннәр. Үзеңә һәм зыян күрүчегә ничек ярдәм итәргә, нинди эшләр кирәк, ә ниндиләре ярамый – моның турында курсларда катнашучылар истероид һәм агрессив реакция, апатия, курку, шомлану һәм күз яшьләре үрнәкләрендә өйрәнделәр.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән милекнең төрлек формалары – 4, транспорт чаралары – 1. 1 кеше зыян күргән.


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Өлкән кешеләр көненә багышланган декада ахырына килеп җитә. Бу көннәрдә “алтын яшьтәге” кешеләр котлаулар кабул иткән, алар өчен бүләкләр белән концертлар, очрашулар һәм кичләр оештырылган. Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең ветераннары да игътибарсыз калмаган. Ун көн буе федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 отряд хезмәткәрләре үзләренең йөзгә якын пенсионерларын әйләнеп чыккан. Хөрмәтле атказанган пенсионерларның берсе – Туманова Нина Алексеевна. ул Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтендә сигез ярым ел эшләгән. Пенсиядә булганда да ул тагын биш ел ирекле янгын сүндерү хезмәтендә эшләгән.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 20, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 5, транспорт чаралары – 1. Кызганычка каршы, 1 кеше үлгән.


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Айлык чикләрендә республикада халыкны төрле экстремаль хәлләрдәге эшләргә өйрәтү буенча зур эш бара. Гражданнар оборонасы белгечләре теоретик дәресләр дә үткәрә, гомумбелем йортларыннан эвакуацияләнүне шомарту буенча практиканы оештыралар. Төрле шартларда имин тәртип белемнәрен өйрәнү белән практика оештырылган. Мондый дәресләр үсеп килә торган буында имин тормыш культурасын формалаштыруга һәм аны төрле экстремаль хәлләрдәр эшләүләргә өйрәтүгә юнәлтелгән.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 8, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 1. Кызганычка каршы, 3 кеше үлгән.


8
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 13, янусыз кыска ялганыш аркасында – 7, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 4, бакча йортлары – 1.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International