Чаллыда Кама елгасында эзләнү операциясе буенча кичен югалган балыкчыларны эзләнү дәвам итә. Барлыгы 17 км яр буе һәм 9 кв.км. су мәйданы тикшерелде. Эзләнү эшләре барышында, уң ярында автомобиль дамбасында, 1957 елгы ир-атның машинасы ВАЗ 2121 табып алына.
Анда 21с.30м. яр крыенда эзләү-коткару эшләре үткәрелде. Патрульдә барлыгы 40 кеше катнашты – 20 шәр кеше уң һәм сул ярларда.
Эзләү-коткару эшләре ике юнәлештә үткәрелә. Чулман елгасының мәйданын тикшерү, Чулман елгасының сул һәм уң якларның яр буйларын тикшерү.
Түбән кама ГЭС белән үзара бәйләнеш оештырылган. Эзләү-коткару эшләре вакытына су агызу тукталды.
Барлыгы вакыйганы бетерү өчен 106 кеше һәм 21 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Кама елгасында авария булу хакында, Россия ГТХМ ТР буенча кайнар телефон юлы ачылды.
Чаллыда балыкчыларны өзелгән боздан саклап калу буенча операция үткәрелә.
Татарстан Республикасы буенча 2017-2018 ел. боз калынлыгы турында Хакыйкый мәгълүматлар.
Эшчәнлеге күзәтчелек идарәсе ТР буенча РФ ГТХМ баш идарәсенең хезмәткәрләре арасында 30.09.2015 е. 743нче номерлы боерыгы нигезендә «Күзәтү һәм профилактик эшләр бүлегендә иң яхшы хезмәткәр» исемендәге конкурс үткәрелгән. Конкурста 24 хезмәткәр катнашкан.
Конкурс Дәүләт янгын куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләрнең стимуллаштыру, эшчәнлеге бәяләү, квалификация күтәрү һәм һөнәри үсеш максатыннан үткәрелә.
Ике көн буена балыкчыларга13 беркетмә тәшкил иткәннәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, мунчада – 4 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, мунчада – 2 янгын, шәхси йортта – 1 янгын, кибеттә – 1 янгын.
Барлыгы 2017 елның 1 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Татарстан Республика су объектларында 2 халәкәт булган, нәтиҗәсендә, юка бозда 2 кеше үлгән.
Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында, сулыкларда ял көннәре балыкчылар җиелган урыннарында ГИМС дежур hәм патруль оештыра.
Татарстан Республика буенча, Россия ГТХМ баш идәрәсе кисәтә:
Хөрмәтле ата-аналар! Уяу булыгыз! Балаларны ялгыз сулыкларга җибәрмәгез!
Хөрмәтле балыкчылар! Юка боз өстенә чыгу үлем куркынычы!