Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Мунчада – 1 янгын, шәхси йортта – 4 янгын,  бакча йортында – 1 янгын. 2 кеше һәлак булды, 1 кеше зыян күрде.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын. 

 Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыкты.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  13 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 6 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 14 тапкыр.

 

25.12.2017 ел 00.56 Лаеш МР,  Полянка авылы, Заречная урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 195 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1961 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

25.12.2017 ел 09.39 Алексеевск МР, Речное авылы, Фрунзе урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 42 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1966 елгы ир-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. 25.12.2017 ел 09.39 Казан шәһәре, Совет районы, «Подгорный» бакчачылар ширкәте, 2 нче аллея, участок.

Бакча йортында ут чыкты. Мәйданы 60 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1961 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе - мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International