Бүген республиканың алты регионнарының социаль бала йортларының балалары Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең уку үзәгенең хезмәткәрләрендә кунакта булдылар. Балаларга уку классларын, ял бүлмәсен һәм психологик ял алу бүлмәсен күрсәттеләр. Янгын сүндерүчеләр үләренең һөнәри осталыгын һәм янгын сүндерү машинасының бөтен заманча техника коралларын күрсәттеләр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Быел Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте янгыннарга, януларга һәм юл-транспорт һәлакәтләренә 1 754 тапкыр чыкканнар. Аларда 190 кеше һәм 130 млн. сумга милек коткарылган. Янгын сүндерү техникасын яңарту, милек техникасын көчәйтү буенча зур эш үткәрелгән. 2017 елның 1 октябреннән Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең вазифалы шәхесләренең эш хакы 4,9 % арткан. Янгын профилактикасы эше өлешендә эшчеләр 150 мең шәхси йортны әйләнеп чыккан.
Моның турында бүген журналистларга янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев республика Хөкүмәт йортында үткән брифинг вакытында хәбәр итте. Брифинг темасы – Яңа Ел бәйрәмнерен үткәрү вакытында янгын иминлеген тәэмин итү. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ шәхси составы 25 декабрьдән хезмәт итүнең ныгытылган төренә күчәчәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Мунчада – 2 янгын, шәхси йортта – 5 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
Казан эзләү-коткару отрядының коткаручыларына кунакка Казан шәһәре Совет районының 141 нче урта мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары килделәр. Балаларны отряд башлыгы урынбасары Вадим Глушков каршылаган. Укучылар башта техниканы караганнар, аннары коткаручы эт белән уйнаганнар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Мунчада – 5 янгын, шәхси йортта – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
Татарстан Республикасында язылу кампаниясенең кызу вакытында “Язылуны бүләк ит” акциясе бара. Теләүчеләр балалар йортлары, мәктәп укучылары, күп балалы гаиләләр өчен төрле республика бастыручыларга языла ала. “Татмедиа” үткәрә торган акциядә республиканың яшәүчеләре дә, төрле идарәчелекләре дә катнаша. Министрлыкның җитәкчелеге “Татмедиа” инициативасын актив куәтләде һәм берничә буйсынган оешмасы өчен язылуны ясаткан.
2017 ел өчен Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының гражданнар оборонасының һәм территориаль система астының эшен нәтиҗәләргә Русия ГТХМ Үзәк региональ үзәге башлыгының вазифаларын вакытлы башкаручысы эчке хезмәт генерал-майоры Валерий Синьков һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килделәр. Русия Федерациясе Коткару көнен бәйрәм итүалдыннан иң яхшы Русия ГТХМ баш идарәсенең хәрби бүлекләренә төп һәм ярдәмчел янгын сүндерү һәм коткару техникасының 20 берәмлеге бирелде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын.