ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2018 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  9 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 2 янгын, шәхси йортта – 1 янгын,  машинада – 1 янгын.


6
апрель, 2018 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр,  кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.  


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елда язгы боз эрү чорында республиканың су объектларында кешеләр үлүне булдырмау, су объектларында һәлакәтләргә җитез җаваплау дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе 6 апрельдән бозда күп кеше җыела торган урыннарда вакытлы коткару постлар куячак, алар тәүлек буе эшләячәк. Тәүлек буе нәүбәтчелек барлыгы 8 урында оештырылачак.

"Тормыш иминлеге нигезләре" фәне буенча иң яхшы унсигез укытучы Казанда 2017-2018 уку елының "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Татарстан Республикасының ел укытучысы" республика конкурсының финал этабында катнашыр өчен җыелдылар. Конкурс катнашучылары ОБЖ курсына керә торган төрле темаларны кузгаттылар — беренче ярдәм күрсәтү, индивидуаль саклану чаралары, табигый гадәттән тыш хәлләр, шулай ук терроризм сораулары.

Су басу, ташкын барлыкка килү янаулары очрагында гамәлләр:

• ташкын комиссиясе һәм коткару хезмәтләренең мәгълүматын тыңларга, игътибарга алырга һәм барлык таләпләрен үтәргә;

• газ, электр энергиясе һәм суны сүндерергә;

• яна торган мичләрдә утны сүндерергә;

• кыйммәтле әйберләр һәм җиһазларны югары катларга яисә чарлакка күчерергә;

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр,  кыска ялганыштан – 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда  – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.  

 


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Янгыннар һәм аларның нәтиҗәләре белән хәлне беренче квартал нәтиҗәләре буенча бүген ММЧ вәкилләре өчен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Алексей Пашин яңгыратты. Татарстан Республикасында 2018 елның 1 нче кварталында төп янгын сәбәпләре:

Соңгы ун ел эчендә Татарстанда су объектларында үлүчеләр саны 2,7 тапкыр кимегән — 259 дан 94 кә. Бүген ТР Иминлек Советы, Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмә һәм террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Соңгы елларда коенган вакытта барлык үлем очраклары җиһазландырылмаган ял итү урыннарында теркәлә, шуңа күрә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин иҗтимагый пляжларның санын арттыру кирәге турында белдерде  — ким дигәндә тагын 59 пляж кирәк.

Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядының төркеме Яшел Үзән шәһәрендәге "Комсомолец" стадионында үткән Яшел Үзән муниципаль районының футбол буенча кышкы чемпионатының җиңүчесе булып чыкты. Чемпионатта шәһәр һәм районның хезмәт коллективларының 16 төркеме катнашты. Төркемнең барлык катнашучыларын медальләр, призлар һәм акча премияләре белән бүләкләделәр.

1 нче Бөгелмә урта мәктәбендә Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең хезмәткәре һәм ирекле янгын сүндерү хезмәтенең  Бөгелмә районы бүлегенең эшчесе белән берлектә өлкән сыйныф укучылары белән янгын иминлеге тематикасы буенча ачык дәрес үткәрелде. Укучыларга, нинди ут сүндерү чараларны теге яки бу очракта кулланырга кирәк һәм төрле януларда нәрсә эшләргә кирәк икәнне аңлаттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International