Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 105 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 22 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 49 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын, шәхси йортларда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, коткару операциясенә – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 5 тапкыр. Профилактика эшләренә – 13 тапкыр.
17.04.2018 ел 14.58 Казан шәһәре, Мәскәү районы, Восстания урамы , 87 нче йорт, фатир.
Биш катлы кирпеч торак йортта бишенче каттагы ике җүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 10 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1958 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96