Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 84 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 45 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 19 тапкыр.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны хәтерләү һәм кайгы көнендә 22 июньдә Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының Ветераннар Тарловка хастаханәсендә яралардан үлгән сугышчылар мемориалына Тарловка поселогына баруны оештырды. Ветераннар белән бергә хәтер акциясендә ГТХМ ның яшь хезмәткәрләре һәм янгын сүндерү эшенең яшь иярүчеләре — ГТХМ мәктәбенең кадетлары, балалар – яшь янгын сүндерүчеләр катнашты.
Лаеш муниципаль районы Орел авылы янында каты көнкүреш калдыклары янган иде. Янгынның мәйданы ачык яну белән 150 кв. м тәшкил итә. Суны янәшәдәге сулыктан ташып торалар. 24 һәм 25 июньдә вертолет суны сипте.
Күп еллар янгын сүндерүчеләр отрядның янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре буенча балалар өчен белем арттыру экскурсияләрен оештыралар. Бу юлы 7 яшьтән 14 яшькә кадәр ТР буенча ОФПС-1 ПСЧ-33 тә булдылар. Яшь кунакларга янгын техникасы, янгын сүндерүчеләрнең һөнәри әзерлеге турында сөйләделәр, кирәк-яракларны, кызу һәм төтен камерасын күрсәттеләр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 86 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 53 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.
Газ һәм һава катнашмасы шартлау урынында эзләү-коткару һәм авария-торгызу эшләрен үткәрү планының төп чаралары инде башкарылган.Җимерелергә торган төзелешләрне сүтәр өчен кран килгән. Һәлакәт урынына "Струна-П" диагностика комплексы килеп эшен башлаган.
Зәйдән Казанга ике зыян күрүче өчен медицина модуле белән Ми-8 вертолеты очып китте. Пациентлар ашыгыч рәвештә югары квалификацияле һәм югары технологик медицина ярдәмен алуга мохтаҗ. Бер сәгатьтә алар Республика клиник хастаханәсенең вертолет мәйданчыгына килделәр. Зыян күрүчеләрнең торышы авыр, әмма алар очышны яхшы кичергәннәр, начарлануларсыз.
Зәй шәһәрендә биш катлы торак йортның 5-нче катындагы фатирда газ шартлады. Ачык яну юк. Күрше фатирлар бозылган. Һәлак булучылар юк. Чамалана торган сәбәп буенча фатирда тартма түшәмнәрне кую буенча ремонт эшләре алып барылган иде. Подъезддан 16 кеше эвакуацияләнгән.
Бүген, 22 июнь көнне, илебездә Кайгы һәм Хәтер көне билгеләп үтелә. Бу көнне немец гаскәрләре, сугыш игълан итеп тормыйча СССР территориясенә бәреп керделәр. 1996 елда Россия Федерациясенең президенты боерыгы белән Истәлекле көн игълан ителде. Бөтен илдә митинглар һәм акцияләр үтте.
112 ашагыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Казанда, Ферма-2 урамында, 53 номерлы йортка якын, агачлар арасында 2011 е.т. малайның аягы кадалуы турында хәбәр керде. Кадалган аягын мөстәкыйль чыгара алмадылар. ЗПСО 2 номерлы дежур сменасының коткаручылар урынга килүгә кул хезмәте гидравлик авария-коткару инструменты ярдәмендә малайны коткардылар һәм табибларга тапшырдылар.