Бүген, 22 июнь көнне, илебездә Кайгы һәм Хәтер көне билгеләп үтелә. Бу көнне немец гаскәрләре, сугыш игълан итеп тормыйча СССР территориясенә бәреп керделәр. 1996 елда Россия Федерациясенең президенты боерыгы белән Истәлекле көн игълан ителде. Бөтен илдә митинглар һәм акцияләр үтте.
Һәлак булганнарны бүген Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизонының хезмәткәрләре искә алдылар. Иртән һәйкәл астында «Хәтерлибез» сүзен шәмнәрдән ясадылар.
Бераз соңрак 52 өлешнең территориясендә янгын сүндерүчеләр минут тынлык белән искә алдылар. Кайгы билгесенә байраклар түбән төшерелде. Ә сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган һәйкәленә янгын сүндерүчеләр чәчәкләр һәм шәмнәр кабыздылар.
Беркем дә, берни дә онытылмаган!