Яшел Үзәндә буш торган йортларда янгыннар ешрак күзәтелә. Ел башыннан авария хәлендәге йортларда 24 янгын теркәлгән. Күпчелек очракта буш фатирларда һәм баскыч мәйданчыкларында иске әйберләр һәм чүп-чар яна. Соңгы вакыйга нәтиҗәсендә билгеле яшәү урыны булмаган 60 яшьлек ир-ат тән җәрәхәтләре алган.
Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды хезмәткәрләре тарафыннан Яшел Үзән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары, полиция хезмәткәрләре һәм торак сәясәте департаменты вәкилләре белән берлектә оештырылган рейдларның төп максаты - мондый очракларга юл куймаска. Профилактик төркем Яшел Үзән йортларын йөреп чыга. Профилактик рейдлар апрель уртасына кадәр планлаштырыла.
28-нче март вакыйгалары
Узган тәүлектә ТР ГТХМ ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 24 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, милекнең төрле формаларында-1.2 кеше һәлак булган, 4 кеше коткарылган Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән-3 янгын.
Татарстан Республикасында 2019 елның 2 апрелендә тавыш хәбәр итүнең региональ, җирле һәм локаль системалары, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы яки барлыкка килү турында халыкка ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк.
2019 елның 2 апрелендә 9.00 сәгатьтә «Татарстан - Яңа Гасыр» телевизион каналы һәм 10 FM – диапазон радиостанцияләре трансляцияләре тотылачак. Хәбәр тексты: "Игътибар! Татарстан Республикасы хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә! Игътибар! Татарстан Республикасы хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә!».
Яз көне, бигрәк тә республика сулыкларында боз тиз эрегән вакытта, республика коткаручылары балыкчылар һәм балалар белән профилактик әңгәмәләрдән башка, су басу куркынычы булган зоналарда яшәүче халыкны да, бәла булган очракта үзеңне ничек тотарга өйрәтә.
Ә сулыкларда балалар белән бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен, аеруча язгы каникулларда, коткаручылар балалар мәктәпкәчә һәм уку йортларында әңгәмәләр генә түгел, ә «тормыш куркынычсызлыгы нигезләре», «язгы чорда су объектларында кешеләрнең үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» темаларына гамәли күрсәтмә дәресләр дә үткәрәләр.
Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре гражданнарга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү кысаларында гражданнар җыеннарында һәм очрашуларда чыгыш ясадылар. Үз чыгышында торак фондта янгын куркынычсызлыгы таләпләре, янгын куркынычы янаган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләре халыкка җиткерелде.
Ел саен Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр Идарәсе «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча төрле балалар конкурслары үткәрә.
Бу елда «Талантлар һәм сөючеләр» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты фестивале үткәрелде, анда 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр төрле яшьтәге балалар катнашты. Әлеге Нигезләмә нигезендә түбәндәге номинацияләр билгеләнгән: вокал сәнгате, авторлык яки барда җыры, хореография сәнгате, Театр сәнгате.
2019 елның 26-27 мартында Киров шәһәрендә төбәкара этап үткәрелде. Бүген дә безнең яшь йолдыз Петрова Варвара Дмитриевна анда «Вокал сәнгате» номинациясендә 1нче урынны алды.
27-нче март вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР ГТХМ БИ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, милекнең төрле формаларында-1.2 кеше һәлак булган, 4 кеше коткарылган Һәлак булучылар юк. 1 кеше һәлак зыян күгән. 7 кеше коткарылган. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 8 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында-1 янгын.
Татарстан Республикасының су объектларында боз калынлыгы буенча мәгълүмат 27.03.2019
27-нче мартта 12.11 “112" системасы буенча Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 34, беренче подъезд, 25 кв. адресы буенча 8-нче кат балконында гөрселдәү һәм янгын турында хәбәр килде. Һәлакәтнең сәбәбе билгеләнә.
1-7 каттан 14 кеше (шуларның 4се-бала) мөстәкыйль рәвештә өйдән чыкты, 8 һәм 9 катны газ саклау хезмәте звенолары тикшерде. 22 һәм 23 нче фатирларның 8 нче катта һәм 9 нчы кат балконында янгын чыккан иде.
12.46 - ачык яну бетерелде, зыян күргән бер ир-ат коткарылды. Янгынның мәйданы 80 кв. м. тәшкил итте.
Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә урында Казан шәһәре территориаль РГХС системасы көчләре һәм чаралары звеносының 86 кеше һәм 30 берәмлек техникасы, шул исәптән Россия ГТХМнан 64 кеше һәм 20 берәмлек техника җәлеп ителде.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә оператив төркемнең шәхси составының һәм оператив штабның республикада язгы ташу процесслары үткән чорда гадәттән тыш хәл булган очракта җавапка әзерлеген тикшерделәр.
Кризислы хәлләрдә идарә итү республика үзәге территориясендә оператив төркемнең шәхси составын төзү булды. Тикшерү барышында оператив планлаштыру бүлеге башлыгы Игорь Драгунов опергруппаның һәр белгеченә махсус киемнәр, автоном туклану чыганагын эш белән тәэмин итү, ТР буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең махсусавтомобильләр һәм күчмә пунктының җиһазландырылуын гына түгел, шәхси составтан үзләренең функциональ бурычларын белүләрен дә тикшерде.
Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе оператив штабының шәхси составы да шундый ук тикшерүгә дучар булды.