Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын һәм травматизмын кисәтү максатларында федераль дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлык составы тарафыннан «Торак-2019» операциясе кысаларында халык белән профилактик эш дәвам итә.
Бүген Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Әлмәрис Талипов Нурлат шәһәре халкына янгын куркынычсызлыгының төп таләпләре турында искә төшерде.
Һәр кешегә мөмкин булган куркынычлар турында нәкъ менә аның йортында җентекләп сөйләделәр. Торак фондта яшәүче һәркем өчен төп кагыйдәләр элеккечә калган:
- кертелгән электр приборларын, газ җиһазларын, мичне җылытуны караучысыз калдырмаска;
- электр челтәрен артык йөкләмәскә;
- өйдән китәр алдыннан газ һәм электр җиһазларын сүндерергә;
- кечкенә балаларны өйдә караучысыз калдырмаска;