ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19-нчы июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 14 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 6 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар - 3 янгын, башка объектлар - 5 янгын.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе «Коткару йолдызы» III Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр героик-патриотик фестиваленең беренче этабын башлап җибәрде. Фестивальнең тематикасы - «Россия ГТХМ: батырлык-намус-коткару», «Коткару геройларына багышлана».

Һөнәри осталык буенча «WORLDSKILLS KAZAN 2019» дөнья чемпионаты алдыннан конкурсантлар авылында янгын сүндерүчеләрнең һәм объектның хезмәт күрсәтүче персоналының янгын чыкканын сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү буенча үзара бәйләнешен эшкәртү буенча өйрәнүләр узды. Шулай ук студентлар шәһәрчегенең ирекле янгын сүндерү командасы әгъзалары да янгынны бетерү буенча гамәли күнекмәләр алды.

18-нче июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 16 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-6 янгын, транспорт чарасы - 1 янгын, башка объектлар - 9 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

«Россиянең барлык 1122 шәһәрендә булырга!"- шундый максат белән җиде ел дәвамында танылган сәяхәтче Иван Ширяев автостоп белән ватаныбызның гаять зур һәм кечкенә шәһәрләрен йөреп чыга. Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәре 603нче булды «Камышлы сәяхәтче »исемлегендә. Һәм монда ул традиция буенча янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләрендә тукталды.

Бу саннарны бүген Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасының кече суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.

17-нче июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда - 3 янгын, каралтыда - 2 янгын, башка объектларда - 5 янгын.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Муса Җәлил исемендәге шәһәр читендә урнашкан балалар сәламәтләндерү лагере базасында оештырылган янгын-тренировка күнегүләре барышында шәһәр читендәге балалар лагерында янгын чыккан очракта ничек эшләргә өйрәнгәннәр. Узган гасырның 30нчы елларында нигез салынган Лагерь хәзер “Исток” яшьләр клублары берләшмәсе балансында тора. Быел җәй биредә 352 бала ял итәчәк. Хәзер лагерьда 88 бала ял итә, 11 тәрбияче бар.

Шәһәребезнең сәнәгать объектларында җитештерү үсеше белән «Нижнекмскнефтехим» ҖАҖ конкрет куллану шартларына җайлаштырылган яңа буын янгын һәм авария-коткару техникасын гамәлгә кертү буенча актив эш алып бара.

16-нчы июнь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 22 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 7 янгын, каралты - 2 янгын, эксплуатацияләнми торган биналар -1 янгын, башка объектлар - 12 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган, 5 кеше коткарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International