ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 19 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы мәдәният министры, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары катнашында дискуссия узачак.

2019 елның 15 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең янгын саклау хезмәткәрләре полиция белән берлектә 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары белән урамда һәм өйдә үз-үзләрен тотышы буенча профилактик әңгәмә оештырдылар.

15 ноябрьдә, ярышларның соңгы көнендә, иң мөһим этапларның берсе - каршылыклар полосасын һәм альпинизм элементларын җиңү белән сугышчан җәелдерү, шулай ук Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко катнашында Чемпионатны тантаналы ябу булды.

Агымдагы елның ун аенда Татарстан территориясендә 5 021 янгын чыккан, аларда 115 кеше һәлак булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Бу турыда Татарстан гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

17-нче ноябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 10 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-4 янгын, эксплуатацияләнми торган биналар - 1 янгын, башка объектлар-5 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Конкурс биремнәре, Чемпионат планы нигезендә: зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү, ясалма кичүне оештыру, беренчел (күчмә) янгын сүндерү чаралары ярдәмендә янучан сыеклык сүндерү, альпинист төеннәренең конструкциясе һәм бәйләве өчен коткару бауын беркетү, янгын сүндерүченең хәрби киемен кию, альпинизм элементлары – барлык этаплар да командалар тарафыннан катнашучыларның гына түгел, ә экспертларның, судьяларның да ныклыгын һәм һөнәри осталыгын тикшерә.

Бүген Аксубай районының «Колобок» балалар бакчасында Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге инспекторы Таһир Шәйхетдинов кунакта булды. Тик менә профилактик дәресне Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторы балалар белән түгел, ә аларның әти-әниләре белән үткәрде.

14-нче ноябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-5 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар - 1 янгын, башка объектлар-6 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

13-нче ноябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 5 янгын. Һәлак булучылар юк. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 12-15 ноябрендә Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар Россия» VIII региональ чемпионатында «коткару эшләре» компетенциясе буенча төп составның алты командасы һәм Юниорларның биш командасы катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International