ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Чираттагы планлы рейд Яшел Үзән районында узды. Планда – күп кенә балык тоту өчен гомерен куркыныч астына куярга әзер балыкчылар.

26 ноябрь көнне 112-гә Алабуга районының Бессониха авылы янында Нократ елгасы аша 25 ноябрьдән Менделеевскның ике кешесе балык тотарга килгән (300 метр киңлектәге һәм 100 метр озынлыкта кечкенә утрауда кунганнар), дип хәбәр ителде.

25-нче ноябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 15 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-4 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар-1 янгын, башка объектлар-10 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Менә инде егерме елдан артык Татарстанның янгын бүлекчәләрендә хезмәттә КамАЗ шассиларында автомобильләр тотыла. Ышанычлы һәм югары үтемле, куллануда таләпчән түгел, һәм иң мөһиме, ремонтка яраклы. Әмма аларның күбесе озак еллар хезмәт итү дәверендә эксплуатациянең барлык чик срокларын эшләде инде, бу аларның техник торышына сизелерлек йогынты ясады. 

Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәсе балалар белән профилактик эш алып баруга зур игътибар бирә. Дәресләр балаларның яшен исәпкә алып оештырыла. Бүген Чирмешәннең «Ромашка» балалар бакчасында «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре»темасына уен-викторина формасында профилактик чара үткәрелде. 

Яшел Үзән районында 7 сантиметр калынлыкта бозга чыккан гражданнарны ачыклау буенча рейд узды.

Лаеш районы – Мишә һәм Кама елгалары сулыклары бозы буенча беренче уртак планлы рейдка ял көннәрендә җыелма мобиль патруль төркеме юл тотты, аның составына Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре, КСДИ Үзәге дәүләт инспекторлары, эзләү-коткару хезмәте коткаручылары, шулай ук районның административ комиссиясе, полиция, балык күзәтчелеге һәм СКҖ вәкилләре керде.

24-нче ноябрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 26 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда - 16 янгын, башка объектларда-10 янгын. 2 кеше зарар булган.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Ворлдскиллс Россия чемпионаты кысаларында Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында "Янгын куркынычсызлыгы" компетенциясен тәкъдир итү тәмамланды.

Бер ел элек кебек үк, Түбән Каманың яшь спортчылары егетләр һәм кызлар арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче команда урынынын яулады. Күренекле янгын сагы җитәкчесе Николай Матвеевич Лобов истәлегенә багышланган инде 12нче турнир булды. Мактау пьедесталында җиңүчеләргә ТР буенча 5 һәм 7 ФЯХ отряды Казан физкультура коллективлары командалары тәшкил итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International