11-нче ноябрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 4 янгын, башка объектлар – 2 янгын.
10-нчы ноябрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 26 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-3 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
9-нчы ноябрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 24 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 4 янгынны сүндергән.
10 ноябрь көнне Казан шәһәренең Адмиралтейская урамы, 5 нче йорт адресы буенча урнашкан ике катлы бинаның 2 нче катында янгын чыкты.
Янгын сүндерү барышында 5 һәлак булган ир-атның гәүдәләре табылды. 04.30 сәгатьтә ачык яну бетерелде. Мәйданы якынча 100 квадрат метр.
Ул-гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең Лаеш муниципаль районы буенча төп киңәшчесе Николай Сливков.
8-нче ноябрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 22 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 9 янгын, башка объектлар – 2 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.
7 ноябрь төнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында янгын турында хәбәр килде. Горная урамы, 25 нче йорт буенча пландагы 10х5 метрлы бер катлы бүрәнә өй һәм ишегалды корылмалары янган. Янгынның гомуми мәйданы 55 кв. метр тәшкил итте.
5-нче ноябрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 26 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 3 янгынны сүндергән. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән-3 янгын
Заманча укучыларның ялын бөтендөнья пәрәвезе буйлап «йөрүдән» башка күз алдына да китереп булмый. Мондый вакытны үткәрү күңел ачу гына түгел, файда да китерсен өчен, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе балаларны «Спас-экстрим» порталы белән таныштырырга тәкъдим итә.
Бүген сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе сайтында, Россия ГТХМ территориаль идарәләренең башка сайтларында кебек үк, гадәттән тыш ведомствоның 30 еллыгына багышланган героик-патриотик диктант узды. 55 сорауга җавап бирергә кирәк иде.
Сораулар янгын эшенең барлык этапларын колачлады һәм Россия ГТХМ эшчәнлеген популярлаштыруга һәм корпоратив мәдәниятне һәм белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән иде