Бүген ДЦП инвалидлары Татарстан Республикасы ГТХМ җитәкчелегеннән Яңа ел котлавы һәм футбол буенча уңышлы үткәрелгән матч өчен мактаулар алдылар. Кояшлы салкын көндә Урицкий исемендәге шәһәр паркында инвалидлар декадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Аз санлы тамашачылар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең уенын кызыксынып күзәттеләр һәм аларның футболдагы спорт казанышларына чын күңелдән шатландылар. Кызганычка каршы, бу юлы коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр аркасында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре матч-реваншта катнаша алмады, ләкин һичшиксез отарга вәгъдә иттеләр. Әмма аларТатарстан Республикасы ГТХМ җитәкчелеге исеменнән Яңа ел бүләкләренә (акчалата сертификатлар), яхшы кәефкә һәм спорт зарядына барыбер лаеклы.