18-нче февраль вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-7 янгын, башка объектларда – 1 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын. Янгыннарда 1 кеше коткарылган.
11.36, 18 гыйнварда Әгерҗе районы, Салауш авылы, Ленин урамы, 62 нче йорт адресы буенча 6х7 метрлы шәхси бүрәнә торак йорт янды.
Янгынның якынча мәйданы 42 кв. м. тәшкил итте.
2021 елның 18 февралендә гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын саклау органнары ветераннарының Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2021 елга бурычлар билгеләү буенча селектор киңәшмәсе булып узды. Россия ГТХМ ветераннары узган елның төп казанышлары турында фикер алыштылар һәм якын киләчәккә беренчел бурычларны билгеләделәр.
17-нче февраль вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 10 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка объектларда-3 янгын.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Россия Коткаручылар берлеге Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының 30 еллыгына һәм Россиядә ел саен 30 апрельдә билгеләп үтелә торган янгын сагы көненә багышланган «Янгын куркынычсызлыгы» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр һәм яшьләр сәнгать-рәсем иҗаты конкурсын үткәрде.
16-нчы февраль вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча х тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары х янгынны сүндергән, шул исәптән: биналарда һәм ишегалларында-6 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше зыян күргән.
2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә 28 метр һәм аннан да күбрәк биеклектәге күпфатирлы торак йортларда 49 техноген янгын чыккан. Кызганычка каршы, әлеге янгыннарда ике кеше һәлак булды һәм өч кеше тән җәрәхәтләре алды. Биек торак биналарында янгын чыгу куркынычын киметү, кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә юл куймау өчен, әлеге биналарга янгын куркынычсызлыгы буенча норматив документлар нигезендә берничә төп таләп куела.
15-нче февраль вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-3 янгын, транспорт чаралары – 1 янгын, башка объектлар – 3 янгын.
«Торак» профилактик операциясе кысаларында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре көн саен халык белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында профилактик әңгәмәләр үткәрә. Инспекторларның аерым контролендә-күп балалы гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар. Бүген Киров районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары район социаль яклау идарәсе вәкилләре белән берлектә ялгыз әни биш бала тәрбияләүче күп балалы гаиләдә профилактик әңгәмә үткәрделәр.
14-нче февраль вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 17 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда – 15 янгын, башка объектларда-2 янгын.