ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

28-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 21 янгынны сүндергән.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 2 тапкыр.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме алдыннан Казанның Е.г. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатының коррекция сыйныфының 10 "В" укучылары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Без бергә янгынга каршы» дип исемләнгән рәсем-плакат ясарга һәм бүләк итәргә карар кылдылар.

"Чишмә" халыклар дуслыгы йортында бәйрәм датасына багышланган тантаналы чара узды. Концерт залында хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән 15 янгын сүндерү һәм коткару отряды ветераннары, хезмәткәрләре җыелды.
Чараны, традиция буенча, Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының Ветераннар советы рәисе Анатолий Рябов ачты.

Бүген «Татмедиа» АҖ медиа-мәйданчыгында узган матбугат конференциясендә шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына агымдагы ел башыннан кергән кече судноларны куллануга, су янында ял итүгә, кичүләр һәм кече суднолар өчен базалардан файдалануга кагылышлы яңа кагыйдәләр турында сөйләде. 

27-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 18 янгынны сүндергән.

ИЯХ бүлекләре эше 4 тапкыр җәлеп ителде.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Әлмәттә аеруча куркыныч нефть объектларын саклаучы берьюлы 6 янгын сүндерү һәм коткару часте автопаркларын яңа техника белән тулыландырды. «Татнефть»ГАҖ җитәкчеләре Россия янгын сүндерү хезмәте көненә шундый бүләк тапшырды.

27 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең көчләре һәм чаралары Казанда Евразия икътисадый берлеге илләре премьер-министрлары катнашында Евразия хөкүмәтара советы утырышын әзерләү һәм уздыру вакытына көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Саммитны үткәрү өчен 3 төп һәм 12 ярдәмче объект җәлеп ителәчәк, аларда гадәттән тыш ведомство хезмәткәрләре кизү торачак.

Кичә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында Казан шәһәренең мәктәп укучылары арасында янгын-коткару спорт буенча ярышлар узды. Ярышларның төп призы өчен көрәшкә шәһәрнең иң яхшы 11 командасы керде.

26-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 19 янгынны сүндергән.

ИЯХ бүлекләре эше 6 тапкыр җәлеп ителде.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин шул хакта һәм язгы янгын куркынычы чорында республикада янгын хәле турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International