ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

    Балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнарында мәктәп укучылары арасында «куркынычсызлык мәктәбе»бөтенроссия ярышларын уздыру кысаларында сайлап алу ярышлары старт алды.

    Әлмәткә «Алнас» футбол стадионына республиканың көньяк-көнчыгышыннан 14 бүлекчә вәкилләре стихия белән түгел, ә бер-берсе белән көрәшергә килде. Олимпия системасы буенча «төшеп калу» уеннары сериясеннән соң хәлиткеч көрәшләрдә катнашучылар ачыкланды.

2022 ел, 26 нчы май вакыйгалары

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 18 янгынны сүндергән.


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

    Саклана торган объектта янгын вакытында нәтиҗәле эш итәргә, Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының янгын сүндерүчеләре планлы укыту-күнегү дәресләре ярдәм итә. Чираттагы укулар «Татнефть» ГАҖ төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе объектында узды.

    Зәй шәһәренең 4 нче мәктәбе базасында Зәй шәһәре һәм Зәй районы мәктәпләре укучылары арасында Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары беренчелегенә ярышлар тәмамланды. Әлеге чара Зәй муниципаль районы буенча күзәтү эш һәм профилактик эшләр бүлеге тарафыннан ЭКБ-88 янгын сүндерүчеләре һәм Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Татарстан региональ бүлекчәсе җәмәгатьчеләре белән берлектә үткәрелде.

2022 ел, 25 нче май вакыйгалары

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 13 янгынны сүндергән.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

    1 июньнән су объектларында муниципаль берәмлекләрдә җыелма мобиль патруль төркемнәре эшли башлаячак. Алар составына җирле үзидарә органнары вәкилләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан СКҖ хезмәткәрләре керәчәк. 

    Бүген дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Казан шәһәре Киров районының урман-парк зонасында узган ел ачылган «Восток» балалар сәламәтләндерү лагереның янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерде.

Александр Куренков Россия ГТХМ башлыгы итеп билгеләнде.
Владимир Путин «Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры турында» Указга кул куйды.

2022 ел, 24 нче май вакыйгалары

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International