2017 елгы FIFA Конфедерацияләр Кубогының иминлеген тәэмин итүенә хәзерләнү тәмамлануга якын. Конфедерацияләр Кубогын үткәрү вакытында ашыгыч җаваплау хезмәтләренең операторлары тәүлек буе алты телдә чакыруларга җавап бирергә әзер: рус, испан, инглиз, француз, кытай һәм немец телләре. Матчларны үткәргән вакытта немец, испан, португал телләрен белә торган иреклеләрне, шулай да Казан федераль университетының студентларын эшләтү планлаштырыла.