Бүген хезмәт бурычын башкарганда һәлак булган каравыл башлыгы Эдуард Илларионов мәете җирләнгән

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Совет урамы буенча Эдуард үскән һәм торган кечкенә ике катлы агач өй янында йөзгә якын кеше җыелган. Хушлашу йоласында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Татарстан ГТХМ җитәкчелеге, Волжск шәһәренең 12 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре булган. Янгын сүндерү автомобиле җитәкләгән мәтәм йөреше Волжск урамнары буенча салмак үткән. Аннары Свято-Никольский соборында православие җеназа уку йоласы үткәрелгән. Ул тәмамлангач, мәтәм процессиясе Мари Ил республикасы Пинжан Кукмор авылына юнәлгән. Каравыл башлыгы Эдуард Вадимович Илларионов шундагы зиратта атасының кабере янында күмелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International