Чакыру урынына ГТХМ, полиция һәм ашыгыч ярдәм кизү бригадалары чыккан. Участковый ир-ат белән бикле ишек аша килешергә тырышкан арада 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре бишенче кат тәрәзәсенә автобаскыч куйганнар. Сөйләшүләргә ГТХМ психологы Ирина Белова кушылган. Ул ир-ат белән аралаша алган һәм аны бүлмәгә участковыйны кертергә күндергән. Участковый Степан Долгарев башта аның игътибарын читкә юнәлдергән, аннары егетне артыннан эләктергән. Ярдәмгә янгын сүндерүчеләр дә килеп җитешкән.