Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы билгеләнгән бурычларны башкарырга әзер

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Моның турында бүген журналистларга “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгында үткән “Заманча шартларда Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы” брифингында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары (саклау, мониторинг һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча) полковник Андрей Орлов хәбәр иткән.

Иң башыннан Андрей Орлов учреждение өчен 1 нче март Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне булганы турында тарихка экскурс ясаган. Аннан соң ул журналистларны республиканың заманча этапта гражданнар оборонасы үсүе белән таныштырган. Гражданнар оборонасының өч төп бурычларында аеруча туктаган: халыкны белдерү, аның эвакуациясе һәм халык тормышының иминлеген тәэмин итү буенча социаль юнәлеш бурычларны башкару. Аннары ул журналистлар биргән сорауларга тулы җаваплар биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International