28 нче февральдә Татарстанның бөтен территориясендә халыкны сөйләм белдерү системалары кабыначак. Беренче сигнал «ВНИМАНИЕ! ПРОВОДИТСЯ ПРОВЕРКА СИСТЕМЫ ОПОВЕЩЕНИЯ НАСЕЛЕНИЯ» республиканың барлык муниципаль районнарында 10.00 дә яңгырыячак. 11.30 да Казанда һәм Югары Ослан районында “ИДИС” сөйләм җайланмалары кабыначак. Шул ук көндә Казанда күчмә электр транспортта ПТV-ТРИОН белдерү системасын җибәрү планлаштырылган.
12.00 дән республика шәһәрләрендә һәм районнарында С-40 җайланмалары җибәреләчәк. 12.00 дә районнарның бердәм кизү диспетчерлык хезмәтләреннән һәм предприятеләрнең кизү диспетчерлык хезмәтләреннән автоматик рәвештә җирле белдерү системалары эшләп китәчәк.
Киләчәк планлы күнегүгә күрә Татарстан Республикасы ГТХМ республика гражданнарын тыныч калып белдерү сигналын игътибар белән тыңларга үтенә.