Бүген дәүләт янгынга каршы бинада Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан “Сударушка МЧС” профессиональ конкурсның гала – концерты узды. Әлеге конкурс беренче марттан алып өченче матрка кадәр барды. Ул берничә этаптан узды теориядән зачет, спорт буенча әзерлек һәм иң мөһиме катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Быел “Сударушка МЧС” конкурсында Гадәттән тыш хәлләр министлыгының 15 гүзәл затлары катнашты. Алар арасында районнан килүчеләр дә булды Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Чистай шәһәреннән. Конкурсның төп темасы булып “Тормышны ал күзлек аша күрү” булды. Шул теманы тулысынча ачып катнашучылар төрле номерлар күрсәттеләр. Беренче бирем булып гүзәл затлар үзләре белән таныштырырга тиеш булдылар. Кемдер видеоролик күрсәтте, кемдер монолог сөйләде. Икенче бирем булып иҗади эш иде. Бу биремне үтәгәндә безнең кызларыбыз барлык тамашачыны шак каттырды. Бигрәктә Әлмәт шәһәренең данын якларга килгән Альбина Фәйзрахманова үзенең окрабатик номеры белән браво сүзләренә күмелде. Барлык кызлар сәхнәгә матур, затлы, үзәнчелекле күлмәкләрдә чыктылар. Алар үзләренең чибәрлеге һәм таланлыгы белән әлеге бәйрәмне тагын да назладылар, кояш булып балкыдылар. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең башлыгы Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы чыкты. Катнашучыларга бүләкләрне тапшыру алдыннан, ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык гүзәл затларын котлады.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында иң яхшы, иң гүзәл хатын – кызлар эшли. Мин сезне барыгызны да яз бәйрәме белән котлыйм. Һәрвакытта да шундый гүзәл булып калыгыз, саулык – сәламәтлек, бәхет, шатлык телим сезгә. Бәйрәм белән сезне!
“Сударушка МЧС” конкурсында өченче урынны иң яшь катнашучы ТР буенча УЦ ФПС данын яклаучы Кутейникова Дарья яулады. Икенче урынны Юлия Калягина алды (Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча ЦУКС) һәм беренче урынны Әлмәт шәһәренең Альбина Фәйзрахманова яулады. Аларга диплом, чәчәкләр һәм диадемкалар бүләк иттеләр. Калган катнашучыларга диплом һәм чәчәкләр тапшырдылар.