Бүген Казан дәүләт техник университетының бишенче бинасында янгын чыкты. Янгынны янгын сүндерүчеләр 10 минут эчендә сүндерделәр. Янгынның мәйданы 10 кв. метрны тәшкил иткән.
Янгын турындагы хәбәр дежур пультына 12 сәг. 20 минитта килә.Янгын бинаның ашханә кондитер эшләнмәләре цехында чыккан. Янгынга дүртенче номер бирелде. Барлыгы бинада ул вакытта 200 кеше булган. Аларны барысын да эвакуацияләделәр. Үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Янгын кыска ялганыш аркасында чыккан дип фаразлыйлар. Коткару эшләрендә 26 кеше катнашты һәм 10 техника. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 15 кеше һәм 5 техника.