Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 3, бакча йортлары – 1. 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.

Янгыннарның сәбәпләре: электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмау – 2, ут белән саксыз эш итү – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәү – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 10 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 2, ДТП га – 1, эзләү-коткару эшләренә – 5, башкаларга – 2.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International