Тәүлек эчендә Татарстанда 16 янгын чыккан

2016 елның 26 августы, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 131 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 35 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 51 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 5 янгын, транспорт чарада – 5 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 3 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын.   

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 14 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. ДТПга –1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 янгын,  батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

25.08.2016 ел 13.43 Балтач МР, Бурбаш Сардыган авылы,  Г. Гумарова урамы, 26 нчы йорт.

Ике шәхси йортта, мунчада һәм сарайларда ут чыга. Мәйданы 198 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 19ы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – балалар шуклыгы.

25.08.2016 ел 13.35  Тәтеш районыИдел елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1961 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.

25.08.2016 ел 17.30 Казан шәһәре, Гаврилова урамы, Казансу елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1976 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International