Яшел Үзән фонер заводында шартлы янгынны сүндерделәр

2010 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Ремонт эшләрен алып барган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында ОАО “ЗФЗ” шпон эшкәртү цехында янгын барлыкка килде. Нәкъ менә мондый сценарий буенча Яшел Үзән янгын гарнизон сагында янгын – тактик өйрәтмәләр узды. Әлеге өйрәтмәләр ОАО “Яшел Үзән фанер заводы”нда шпон эшкәртү заводында булды. Өйрәтмәнең төп максаты булып – янгын сүндергән вакытта  махсус машиналар, инструментлар  белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү һ.б. Янгын  сүндерүчеләр шартлы янгын чыккан урынга килгәч коткару һәм янгын сүндерү эшләрен оештырдылар.  Шулай ук, янгын сүндерүчеләр  шартлы җәрәхәтләнүчеләрне  эзләү һәи эвакуауция эшләрен оештырдылар. Өйрәтмәдә ирекле янгын сүндерүчеләр һәм объект персоналы катнашты. Барлыгы өйрәтмәдә шәхси составның  33 кешесе һәм 6 янгын  техника катнашты. Өйрәтмәгә уртача билге куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International