Торак секторда янгыннар көрәшүнең нәтиҗәле чарасы – аларның профилактикасы

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Торак секторда янгыннар көрәшүнең нәтиҗәле чарасы – аларның профилактикасы

Торак секторда янгыннар белән хәлне стабильләштерү максаты белән Татарстан республикасы янгынга каршы хезмәт бүлекләренең эшчеләре, карт гражданнарга, күп балалы гаиләләргә һәм социаль җайлашмаган гражданнарга аеруча игътибар биреп, халык белән көн саен профилактик әңгәмәләр үткәрә. Ике көн эчендә генә янгын сүндерүчеләр аерым постларның хезмәт күрсәтү зоналарына керә торган торак пунктларда ике йөздән артык өй хуҗаларын әйләнеп чыгып, аларга утны, газ плитәләрен һәм көнкүреш электрик җиһазларын, шулай да җылыту мичләрен кулланганда элементар янгын иминлеге чараларын аңлаткан.

Янгыннарны булдырмас өчен “Татарстан республикасы янгын сүндерү хезмәте” Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесе искә төшерә:

- электр җиһазларын кабызылган һәм мичне ягылган килеш күзәтүсез калдырмагыз;

- ачык ялкынны янып китүчән сыекчалар һәм материаллар янында кулланмагыз;

- өйдә балаларны, инвалидларны һәм карт кешеләрне караучысыз калдырмагыз;

- ял итү урыннарында сүндерелмәгән учаклар, шырпылар, тәмәке төпчекләрен калдырмагыз;

- дача һәм өй янындагы җирләрне коры чирәмнән чистартыгыз, коры чирәмне, яфракларны һәм чүп чарны яндырмагыз, аларны җыеп, капчыкларга салыгыз да утильләштерер өчен махсус урыннарга илтеп куегыз;

- балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәгез, шырпыларны балалар таба алмаслык җирләрдә саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International