Агымдагы елның октябрь аенда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе федераль округы РФ Идел буе федераль округының субъектлар буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция арасында смотр – конкурс уздырды.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча беренче урынны ТР кече күләмле суднолар буенча дәүләтнең баш инспекторы Яппаров Рафаэл Хәкимулла улы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең башлыгы Исламов Дамир Растам улы җитәкчелегендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция яулады.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел буе региональ үзәгеннән күчмә вымпел һәм диплом алды.
Менә бу исә, Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләрнең кисәтү – профилактик эшләрендә зур нәтиҗә.
Бик зур игътибарны Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре “Татарстан Республика территориясендә су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләрен” ТР Министрлар Кабинеты карарын 24 апрель 2009 ел № 256 үтәүгә юнәлттеләр. Әлеге карарда суда, бозда булган барлык куркынычсызлык чаралары рәсми төстә күрсәтелгән.
2010 ел эчендә 13500 кече күләмле судно төрле төр тикшерүгә һәм техник күзәтүгә дучар булдылар.
Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциянең шәхси составы “Пляж-2010” программасы буенча зур чаралар уздырды, республиканың 55 пляжы һәм 37 көймә станцияләре, кече күләмле суднолар тукталышы, аркылы чыгу, шул исәптән боз өстеннән үтә торган юллар тикшерелде, барлык базаларның техник карауларына актлар төзелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк көн саен республиканың барлык елгаларында бозның калынлыгы тикшерелде.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция җитәкчеләре бүлекнең дәүләт инспекторлары белән ай саен укыту җыелышларын уздыралар, анда хокук эзерләнүдән тыш Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының боерыкларның үтәү сораулары, хезмәт дисцплинаның хәле, һәм иң мөһиме су объектларында кеше үлеме кисәтү буенча чаралар комплексы каралды. Профилактик максатларында дәүләт инспекторлар укыту оешмаларда, мәктәпләрдә, матбугатта, радиода, телевидениядә лекцияләр белән чыгыш ясадылар.
Җәмәгать ярдәменнән башка профилактик эш куелган максатка ирешә алмый. Шуның өчен 76 дәүләт җәмәгать инспекторлары сайлап алынды һәм өйрәтелде, алар үз чиратында су киңлекләре булган районнарда инспекторларга ярдәм күрсәтәләр.
Республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе үзләренең барлык профилактик чараларын хокук саклау органнары белән бергә уздыралар.
Әлеге чаралар, һичшиксез безнең республикабызның күп санлы елгаларыбызда һәм күлләребездә кеше белән булган бәхетсез хәлләрне киметте һәм кече күләмле судноларны эксплатацияләүдә тәртип урнаштырды.