Бүген иртә таңнан Осиново поселогында зур янгын булган. Беренче янгын сүндерү расчетлары килеп җитүгә җиденче катта бер фатир ачык ялкын белән яна иде, дүртенче керүнең бөтен баскыч маршының тәрәзәләреннән куе кара төтен чыга иде, ә тәрәзәләрдән кешеләр ярдәм сорый иде. 8 сәгать 27 минутта коткару эшләре тәмамланган. Янгын сүндерүчеләр барлыгы 30 кеше, шул исәптән 6 баланы, коткарганнар. Янгын нәтиҗәсе буларак, 75 кв. метр мәйданында җиденче каттагы фатир бөтенләй янып беткән.
Янгынны бетерүгә Яшел Үзән муниципаль районы, шулай да Казан шәһәре ашыгыч җавап хезмәтләренең барлыгы 26 берәмлек техникасы һәм 74 кешесе тартылган. Башлангыч яну балконда булган дип исәпләнә. Янгынның мөмкин сәбәбе – тартканда билгеле булмаган кеше ут белән саксыз куллану.