Кичә Түбән Кама районында Пионер күлендә Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция Түбән Кама бүлегенең хезмәткәрләре һәм балык тотучылар бозлы әсирлектән аккошны коткардылар.
Хәбәр Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция бүлегенә җирле телевидениядән көндезге сәгать 11дә килә. Ә, аларга күрәсең узып баручылар хәбәр иткән. Боз әсирлегенә эләккән аккош күлнең уртасында булган, үзе ул әлеге әсирлектән берничектә чыга алмаган, чөнки яр белән аккош арасы бер яктан 60 метр, икенче яктан 100 метр иде.
Егерме минуттан соң Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре күл янында булдылар. Үзләре белән алар «Казанка-6» көймәне алдылар, чөнки әлеге көймә белән генә нечкә боз буенча барып була. Мондый гадәтти булмаган хәлгә аккош беренче тапкыр эләккән, чөнки аның янына коткаручылар килгәч ул хәтта аларга чыҗылдамады. Коткаручыларга балык тотучылар ярдәм итте, махсус бура һәм боз тишкеч белән алар акрын гына аккош янындагы бозны ваттылар. Боз әсирлегенән коткарылган аккош канатларын җилпеп җибәрде дә, көньякка очып китте.